Узган кыска вакытлы ялга килгәч, ул мәктәпкә акчалата ярдәм күрсәтте. Сыйныф җитәкчесе шунда ук эшкә тотынды. Сугышчы ярдәме кабинетта стеналарны, идәннәрне, парталарны буярга мөмкинлек бирде. Шулай ук тзрәзәләргә руллон пәрдәләр алынды.
Бу юлы кайтуында ул туган мәктәбенә килде, үзенең яңартылган сыйныфын күрде.
Ул 2018 елда Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган.
Исегезгә төшерәбез, Андрей, яшь булуына карамастан, беренчеләрдән булып Ватанны якларга китте.
Сугышчыга игелекле эше өчен рәхмәт белдерәбез һәм тизрәк өйгә әйләнеп кайтуын телибез!