"Буа шикәре" ҖЧҖдә Буа муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

"Буа шикәре" ҖЧҖдә Буа муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды.

Утырышта икътисад мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Альберт Вәлиулов, Буа шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов катнашты.

Киңәшмә барышында документларны рәсмиләштерү, оешмадагы эшләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык нормаларын үтәү, производство травматизмын профилактикалау буенча комплекслы тикшерү үткәрелде.

Кызганычка каршы, эш урыннарында җитештерүдә җәрәхәтләр алу була. Җитештерү травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре булып түбәндәгеләр тора:
- Җитештерүдә куркыныч хәлләрнең килеп чыгу мөмкинлекләрен ачыклау, аларны профилактикалау, эшләүчеләрне аларны булдырмау һәм бетерү ысуллары белән таныштыру.

- Эшчеләрнең җитештерүдә куркыныч ситуацияләрнең килеп чыгу асылын, шартларын һәм сәбәпләрен аңлаулары буенча агитация һәм аңлату эшләре алып бару, эшләрне куркынычсыз башкару кагыйдәләрен бозучыларга карата административ һәм матди йогынты чараларын куллану.

- Барлык дәрәҗәдәге эшчеләрне һәм җитәкчеләрне куркынычсыз эш башкару кагыйдәләренә, куркыныч хәлнең килеп чыгу мөмкинлеген ачык һәм вакытында танып белү сәләтенә даими өйрәтү.

Җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм аварияләрне тикшерү, аларның кабатлануын булдырмау өчен чаралар эшләү һәм кертү.

Җитештерүгә травматизм һәм һөнәри авыруларны профилактикалауның алдынгы ысулларын  кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International