Буада укытучы һәм остаз елын ябу тантанасы булды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Укытучыларны Буа муниципаль районның Башкарма комитет  җитәкчесе Ленар Шакирҗанов котлады һәм иң яхшы хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Буа муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

 

2024 ел Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителүен исәпкә алып, бүген район мәгариф өлкәсендә  гаилә белән эшләүче педагогларны да билгеләп үттеләр! Бу чыннан да мөһим, чөнки гаилә-җәмгыятьнең нигезе, ә ата-аналар һәм укытучылар-безнең беренче остазларыбыз.

Барлык укытучыларга, аларның  җаваплы  хезмәте һәм сайлаган һөнәренә тугрылыгы, үсеп килүче буынны тәрбияләүләре өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International