Яшел Үзәндә чаңгы ярышлары буенча Татарстан муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы зачетына ярышлар узды. Буа районы командасы исеменнән Рамил Әһлиуллин, Рәүф Йосыпов, Гөлнара Усманова, Валентина Петухова чыгыш ясады.
Спартакиаданың максаты-муниципаль хезмәткәрләрне физик яктан камилләштерү, республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру.
Буа районы хезмәткәрләре әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады. Алга таба да уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!