2024 елның 4 мартына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 3 марты, якшәмбе

3 март көнне Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда  көннең икенче яртысында, 4 мартта төнлә һәм иртән  урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Явым- төшемсез.

Көнбатыш җиле 3-8 м/с, көндез урыны белән 11 м / с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8 градус  аязганда -11..-13˚.

Көндез һаваның максималь температурасы 0..+2 градус.

Юлларда бозлавык.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы һава. Явым- төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Көнбатыш җиле 3-8 м/с, көндез урыны белән 12 м / с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9 градус  аязганда -13˚ кадәр

Көндез һаваның максималь температурасы -2..+2˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International