Әлши мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Аркадий Николаевка багышлап истәлекле такта ачылды.

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Әлши мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Аркадий Николаевка багышлап истәлекле такта ачылды. Анда муниципаль район башлыгының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова да катнашты. “Сезнең авылыгызда бөек шәхес туган. Аның педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак калдырган мирасы бай. Хәзерге буын укучылары аны һәрвакыт искә алып, горурланырга тиешләр,- дип белдерде. Тантанада Аркадий Владимировичның  хатыны, ике улы да килгәннәр иде. Алар газизләре турында хәтирәләр яңарттылар. Соңыннан авыл клубында концерт куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International