Татарстан буенча социаль фонд бүлеге 2024 елда 42,5 мең балалы гаиләгә Бердәм пособие билгеләде

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2024 ел башыннан Бердәм пособие Социаль фондның  Татарстан Республикасы буенча бүлеге 190 меңнән артык балага 42,5 мең гаиләгә Бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Республикасы буенча РСФ  бүлеге якынча 4,2 миллиард сум акча җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, Бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Түләү хокукы гаиләнең һәр әгъзасына исәпләнгән чорда җан башына уртача керем кешегә яшәү минимумы күләменнән артмаса барлыкка килә (Татарстанда бу 12 741 сум). Моннан тыш, гаилә күчемсез милек һәм күчемле милек таләпләренә туры килергә тиеш.

Хисап чоры-гариза биргәнче бер айга кадәр унике ай. Әйтик, әни кеше быел март аенда гариза бирсә, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак исәп-хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.

Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда ул 12741,00 сум тәшкил итә.

«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең тулы системасы булдырылган, мохтаҗ булган һәр гаилә, аларның туу чиратлыгына һәм яшенә карамастан, һәр балага карата дәүләт тарафыннан ярдәмгә хокуклы», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны РСФ белән Бердәм контакт-үзәк телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 (бушлай шалтырату).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International