Грантка гариза әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияне "Минем бизнес" үзәгендә алырга мөмкин. Үз технологик проектын үстерүгә 1 млн сумлык грантларны 2 мең студент алачак.
Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук чыгымнарны каплаячак:
-юридик затны теркәү
-җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу,
- интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү
Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:
- цифрлы технологияләр
-медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре
- химия технологияләре һәм яңа материаллар
- яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре
- биотехнологияләр
- ресурсосберегающая энергетика
- креатив индустрияләр
Конкурс операторы - инновацияләргә ярдәм фонды (https://t.me/fasietalks)
гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә
Тулырак мәгълүмат монда (https://fasie.ru/studstartup/)
Гаризалар әзерләү мәсьәләсе буенча консультацияләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлыгы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «Минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.