Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Кунак булсаң, тыйнак бул ЗАГСка килүчеләргә махсус кагыйдәләр язылды
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Район ЗАГС бүлегендә, җирле үзидарә органнарында никахлашу тантанасына килүчеләр өчен махсус үз-үзеңне тоту кагый-дәләре расланды. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең карары чыкты.
Әлеге кагыйдә язылышучы парларга, аларның кунакларына җәмәгатьчелек тәртибен саклауны, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә зыян китерердәй гамәлләр кылмауны йөкли. Шулай ук алардан тантанага үз вакытында килеп җи-тү, ЗАГС хезмәткәрләренең, оештыручыларның за-конлы таләпләрен берсүзсез үтәү сорала. ЗАГС бинасына килүчеләр территорияне чүпләргә, спиртлы эчемлекләр эчәргә, тәмәке тартырга, бокаллар ватарга тиеш түгелләр. Өйләнешүчеләргә бөртек, чәчәк таҗлары сибү, пиротехника, фейерверклар куллану, юлдагы хәрәкәткә комачаулау, коймаларга, баскыч култыксаларына менү, җиһазларга, яшеллеккә зы-ян салу, милләтара, социаль, дини каршылыклар тудыручы күкрәк билгеләрен, символиканы демонстрацияләү дә тыела. Моннан тыш танатана залында өске киемнәрдән йөрү, кә-рәзле телефоннан сөйлә-шү, исерек килү, язылышканда чыгып-кереп йөрү зә-выксызлык кына түгел, кагыйдә бозу булып та саналачак. Карарда хәтта җи-һазларга аяк белән басмаска, чәчәкләр, зонтлар куймаска, сагызлар калдырмаска, ә язгы-көзге пычракта алмаш аяк киеме дә алып килергә диеп детальләп язылган. Кечкенә балалар ияртеп килү дә хупланмый. Хәзер кияү бе-лән кәләшкә атап язылган белешмәлекләр ЗАГСка килүчеләрнең һәрберсенә таратыла. Карарның үтә-лүе өчен дә алар җаваплы була. Мондый тәртипкә чакыручы аерым кагыйдә кабул итәргә нәрсә мәҗбүр иткән соң? Ә яшьләр тыюларга ничек карый?
Илсөяр
МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Гөлназ ХӘКИМОВА, район ЗАГС бүлеге начальнигы:
- Карар чарасызлыктан кабул ителде. Замана никахлашучылары бу тантаналы көнне башкаларныкына охшамаган итү өчен нәрсә-гә генә бармыйлар?! Еш кына тантананы төшерү өчен читтән видеооператорлар, фотографлар чакырталар. Алар, билгеле, N кадәр сумма түләгәч, кияү белән кәләшне ничек кенә кыландырып төшермиләр. Тантана вакытында теркәүченең алдына да, артына да чыгалар, парны урындыкка да бастыралар, тәрәзә төбенә дә утырталар – халыкның игътибарын алалар, тәмам “туй генералы”на әйләнәләр. Тантана вакыты-вакыты белән гомумән фотоссесиягә әверелеп китә. Райондагы фотографлар, видеооператорлар безнең та-ләпләр белән беркадәр таныш әле, ә менә читтән китерелгәннәр белән, әйткә-немчә, бәла. Тантана вакытында артларыннан кү-зәтеп, һаман кисәтү ясау да матур түгел бит. Никахлашу вакытында шампан шәрабы эчүне дә тыйдык. Залда аерым фуршет бүл-мәсе юк. Ә регламент сакларга кирәк. Бу очракта киләсе пар алдагысының бәйрәм итеп бетергәнен зарыгып көтәргә тиеш бу-ла. Икенче пар кергәндә җыештыручының беренчесе артыннан калган буш шешәләрне, шоколад кә-газьләрен җыеп йөрүе дә бизәми. Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту хәзер кагыйдә буенча да ярамый. Соңгы елларда өйлә-нешүчеләр аяк астына дөге, роза таҗлары сибү, хлопушкалар аттыру популярлашты. Матурдыр, сү-зем юк. Ә аннан калган чүп-чарны кем җыештырырга тиеш. Көнгә өч-дүрт пар язылышса да, чүпләп бетерә алмаслык чүп тавы җыела. Күгәрчен очыру гадәте буенча да берничә сүз әйтәсе килә. Пар кошларны үзе белән алып ки-лә икән, хуш. Ә теләсә кем-нән алып торган кошларда нинди генә авырулар булмас. Бусы үз сәламәтлекләре өчен әйтелә.
Яшьләр тыюларны беренче вакытта авырсынып кабул иттеләр, хәзер ияләшеп киләләр. “Сарафанлы радио” яхшы эшли, күбесе бу хакта алдан белеп килә.
Габдрәүф ХИСМӘТУЛЛИН, мәдрәсә ректоры урынбасары:
- Кияү белән кәләшнең аяк астына дөге сибү ата-аналарыбыздан килгән йола түгел, ул бәхет тә китерми. Киресенчә, шундый юрауларга ышану һәм ризыкны күрәләтә аяк астына ташлау, таптау – зур гөнаһ.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз