Вәли агай башыннан кичкәннәр

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
“Солдаттан” кайтып “ХТЗ” тракторына утырган гына иде Вәли Әхмәдуллов, бер елдан соң тагын шинель киде – сугыш башланды!
1941 елның 6 июлендә туган авылдан чы-гып киткән егет Җиңү яулап кире кайтты. 951нче укчы полк составында сугышты ул. Әсир төшкән немецларны эшелоннарда озата барырга да туры килде. Бервакыт бомба төшеп көчкә үлемнән калды. Олы яшьтә булуына карамастан, бабай Көнчыгыш Пруссиядән дошманны куу вакытларын яхшы хәтерли. 1944 елның икенче яртысында фашистлар Румыния, Польша җирләреннән кысрыклап чыгарылды, безнең гаскәрләр Югославия,       Чехословакия, Венгрия җирләренә аяк басты.
- Инстербург, Кенигсберг тирәләрендәге тимер-бетоннан эшләнгән дотларны ау-дару җиңел булмады. Озак вакытка исәп-ләнгән оборона линиясен өзеп, безнекеләр алга ыргылды, - дип сөйли ул.
Сугыш бетүгә туган йортына ашкына солдат. Монда аны сөйгәне Гайниҗамал кө-теп тора. Хәер, бу вакытта кыз Мәскәүдә патроннар җитештерүче заводта эшли. Ике яшь йөрәкнең кушылуы, Татар Биморзасы авылында бер-берсен аңлап озын гомер итүләре, дүрт бала үстерүлә-ре, Вәли абыйның 29 ел “Гигант” колхозында комплекслы бригада җитәкләве, Бөек Ватан сугышы, Октябрь Революциясе, Ленин орденнары белән бүләкләнүе турында озаклап сөйләргә мөмкин. Колхоз рәисе Нурислам Кадыйров үзен бик хөрмәт итә, уң кулым ди. Бөртек, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча хуҗалыкның районда беренче урында ба-руында Вәли абыйның өлеше ифрат зур. 1965 елда һәр гектардан колхоз буенча уртача 14,1 центнер уңыш алына. Вәли бригадасында 17 центнерга җитә. Авылдагы фермада 400 баш мөгезле эре терлек асрала. Һәрберсенең авырлыгы 4 центнерга җиткерелеп, дәүләткә тапшырыла. Бу чорда колхозда дәваханә, клуб, ике мәктәп, кунакханә төзелә. Тырыш бригадирны районда да беләләр. Татар Биморзасы һәм Яңа Мәртле кырлары гөл кебек чиста. Ул чактагы КПССның беренче секретаре Нурвахит Сәлимуллин Вәли абыйны районда кырларны үз күзе белән карап йөрүче бердәнбер бригадир дип атый. Бишекле мотоциклы белән һәр җир-гә өлгерә.
- Кечкенә чакта әтине икешәр ай күрми идек. Таң белән чыгып китә, без йокларга ятканда гына кайтып керә иде, - ди кы-зы Рузинә. Балалар үсә төшкәч аларга да “көн бетә”. Бригадирның балалары кул арасына кермәсә, мин ничек башкалардан таләп итим дип, әтиләре ике кызын, ике улын колхоз эшенә тарта. Балалар чөгендер дә сирәклиләр, йөкче вазифаларын да башкаралар. Вәли агай өйдәгеләрнең “мырлавына” карамастан, колхоздан ник бер артык йөк печән, салам алып кайтсын.  
- Халык алдында да, Аллаһы Тәгалә каршында да күңелем чиста. Шуңа күрә Ходай миңа озын гомер  биргәндер, - ди ул. Тормышларында булган аянычлы вакыйга гына гомер буе йөрәк ярасы булып калды. Үзләре эштә вакытта йортларында ут чыгып, 80 яшьлек әнисе Маһруй һәм 1 яшьлек улы Ринат янып үләләр. Бу ачы хәсрәтне Гайниҗамал апа, үлеп, үзе бе-лән алып китә. Ә Вәли абыйның искә алмаган көне һич кенә дә юк. Шуңа  күрә ул:
- Илгә килгән хәсрәтне бергәләп җиңеп була. Аерым кайгы бирмәсен, - дияргә ярата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International