Буа драма театрында, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, шикәр заводында өлкәннәрне котладылар

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрь– Өлкәннәр бәйрәме. Аның кысаларында гомер көзенә җиткән һәр райондашыбыз игътибар үзәгендә булды, ихлас котлаулар, бүләкләр кабул иттеләр, сыйлы табыннар артында очраштылар, хатирә уртаклаштылар. Әлеге язмабыз шушы күңелле мизгелләрдән кыска репортажлардан гыйбарәт.
Интернат-йортта – кунаклар
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне бу көнне Азат Айзетуллов котлады.
- Сезне язмыш бер түбә астына җыйган. Олы кешегә нәрсә кирәк? Билгеле, сәламәтлек, игътибар, яшьләрнең ихтирамы. Интернат-йортта эшләүче коллектив сезгә шундый атмосфера тудыру өчен барысын да эшли, - диде ул. Өлкәннәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдиннан да котлау кабул иттеләр. Депутат интернат-йортка татар энциклопедиясе сүзлеген бүләк итте. Төрле милләт кешеләре зур гаилә булып яшиләр, әйдә, бер-берегез белән теләгән кадәр аралашыгыз, аңлашыгыз дигән теләк белдерде ул. Интернат-йортка күптән сукмак салган эшмәкәр Владимир Ильин намазлык алып килде. Пенсия фондының җирле идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов исә өлкәннәрне иң кызыксындырган мәгълүмат – пенсия түләү бәйле яңалыклар белән таныштырды.  “Вираж” җәмгыяте исә өлкәннәр өчен бәйрәм табыны оештырды.

70 яшь – егет чак кына
Быел 70 яшен тутыручыларны Буа дәүләт драма театры бинасына чакырыру районда традициягә керде. Быел да алар зал тутырып килделәр.
- Сез, өлкән яшьтәгеләр, безгә бик кирәк. Балалар, оныкларга – сезнең тәрбиягез дә. Калган гомерегезне сәламәтлектә, тынычлыкта уздырсагыз иде, - дип сәламләде Азат Айзетуллов юбилярларны. Шакир Яһүдин да РФ Хөкүмәтенең пенсияләрне эзлекле үстерүе турында сөйләде һәм түбәндәге фактларга тукталды: республика халкының 28 процентын өлкәннәр тәшкил итә, пенсионерларның 40 проценты эшләүләрен дәвам итә, Татарстанда бүгенге көндә 100 яшен узган 174 кеше яши, иң өлкән  әби Әлмәт  районыннан – аңа 107 яшь тулды.
Соңыннан һәр юбилярга күчтәнәч белән пакетлар тапшырылды.

Традициягә кергән очрашуда
Шикәр заводы үз ветераннары өчен, һәр елдагыча, аш-су тулы өстәл әзерләгән. Директорның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллина һәр кунакны ачык йөз белән каршылады. Кайчандыр үзе дә биредә эшләгән муниципаль район  башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремиев та коллективны сагынуын яшермәде:
- Иң матур сүзләрне сезгә юллыйм. Бер-беребезне югалтмыйча яшәсәк, киләсе елда да шушы составта очрашсак иде,- диде ул. Директор Анатолий Ковальчук тәбрик сүзеннән соң предприятие хәлләре белән дә таныштырып үтте. Пенсионерлар өчен район үзешчәннәре зур концерт күрсәтте. Соңыннан кунаклар  күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International