Бер елганың ике яры кебек

2013 елның 4 октябре, җомга
Бер елганың ике яры кебек
Көзнең алтын төсләренә
кыйммәтле таш җемелдәвен дә өстәп, буалы Камәрия апа һәм Гарифҗан абый Хисамовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Халыкара Өлкәннәр көненә дә багышланган әлеге тантананы ЗАГС хезмәткәрләре оештырды.
Алтмыш ел бергә гомер ит-кән пар күпсанлы котлаулар кабул итте, үзләре адресына иң җылы сүзләрне тыңлады ул көнне. Район башкарма комитеты җитәк-чесенең социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова:
- Каршыбызда утырган бу ике хөрмәтле кеше үзләренең бер-берсенә мөнәсә-бәтләренең, мәхәббәт-ләренең чисталыгы белән тормыш юлларын да бриллиант керсезлегенә күтәр-деләр. Балалары, оныклары, якыннары өчен генә түгел, бар район халкына үрнәк булып торасыз. Рәх-мәт һәм озын гомер, исән-лек сезгә, - дип, муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова исемнәре районның Бриллиант китабына язылган Хисамовларны аны 5 елдан яңартырга чакырды. Тантана “гаеплеләрен”ә теләк-ләрен  ветераннарның район Советы әгъзасы Роза Әйбәтова, 1 номерлы мәк-тәпнең кадет сыйныфы укучылары һәм якыннары җиткерделәр. Балалары Гүзәл белән Азат, биш оныклары, биш оныкчыклары өчен алар иң сабыр, акыллы, назлы, кайгыртучан әти-әни, әби-бабай булсалар, туганнарына ачык йөзле, кунакчыл, ярдәмчел апа-абый.
Бер-берсенә генә түгел, хезмәтләренә дә тугры калган Хисамовлар. Туган авыллары Тутайда Гарифҗан абый ферма мөдире вазифасында, Камәрия апа хуҗалыкта эшлиләр, ә 1964 елда Буага  күченеп килгәч гаилә башлыгы балалар бакчасында хуҗалык мөдиренә әверелә, хатыны хәрби комиссариатка урнаша. Икесенә бергә хезмәт стажлары 90 елдан артып китә.
Бала чаклары ачлык-ялангачлык, михнәтле сугыш, яшьлекләре сугыштан соң илне торгызу елларына туры килгән бу парга алтмыш ел эчендә ачысын да, төчесен дә күп татырга ту-ры килгәндер. Ә менә зал түрендә күпсанлы кунаклар каршында иң матур сүзләрне әйтеп, бер-берсен чәк-чәк белән сыйлаганда, вальс биегендә гомер иткәндә барыбер дә күбрәк булган иң татлы, рәхәт минутларны ислә-ренә төшергәннәрдер. Фә-ния апа Исхакованың моңлы җырларын, Илдар Нуруллинның баянда уйнавын тыңлаганда Гарифҗан абыйның да күңеле неч-кәрде.
Болай зурлауга ихлас шатланган картлар барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөр-мәт итеп яшәүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International