Буага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Ул “Дружба” агрофирмасы Вольнистан бүлекчәсенең 395 гектарлы шикәр чөгендере кырында булды.
Президент биредә оешма-предприятиеләр, җирле үзидарә вәкилләре, активлары белән очрашты.
–Мин райондагы эшләрнең барышыннан бик кәнәгать. Шикәр чөгендеренең чыгышы яхшы. Бары тиз арада аны югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк, - диде Рөстәм Нургали улы. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та татлы тамырны үстерүдә буалыларга тиңнәр юк, диеп безнекеләрне югары бәяләде. Республика җитәкчесе социаль объектларга кышка җылылык җибәрү мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Ул бу яктан да район җитәкчелегенә тел-теш тидереп булмый, дип ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International