Һава торышы “утырган” көннәрдә көзге урак темпы артты.

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 октябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 40 процентында казылды. “АгроНур” җәмгыяте бу эшне 85, “Ямбулат” – 70, “Дружба” – 69, “Авангард” – 55, “Нива” 51 процентта башкарды. Җир өстенә барлыгы 125012 тонна татлы тамыр чыгарылды. Чөгендернең һәр гектардан уртача чыгышы 446 центнерга тиң.
Рапс барлык мәйданның 72 процентында суктырылды. Һәр гектардан уртача 7,4 центнер уңыш белән 1702 тонна бөртек җыеп алынды. Кукурузның 43 проценты җыелды. Барлыгы 23720 тонна силос (ихтыяҗның 32 проценты) базланды.
Туфракны төп эшкәртү 48286 гектарда (барлык мәйданның 75 проценты) үткәрелде. “АгроНур”да, “Мирас”та, “Буа”да бу эш төгәлләнде, “Авангард”та 92, “Бола”да 86, “Алан” һәм “Ямбулат”та 85 процентта башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International