Бәхетен җир эшендә тапты

2013 елның 11 октябре, җомга
Район хуҗалыкларында үз эшләрендә фән казанышларын һәм алдынгы технологияне киң кулланып, кырчылыкта югары уңыш алуга ирешүче җир белгечләре күп.
“Вамин-Буа” агрофирмасының баш агрономы Наил Азизов шундыйларның берсе. Аның әтисе Ади абыйны да яхшы беләм. Ул заманында “Гигант” колхозында тракторчылар бригадасы бригадиры вазифасын башкарды. Әтисе үрнәгендә авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайлаган Наилнең Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, галим-агроном булып эшли башлавына 31 ел булган. Шуның утызын туган районында, ә бер елын юллама буенча Азнакай районында эшләде.
– Ул вакыттагы “Волга” колхозы рәисе Ренат Габбасов чакыруы белән туган авылымда орлыкчылык буенча агроном булып эшкә калдым, – ди Наил Ади улы.
Бүген ул  үз һөнәренә тугры булып бер урында хез-мәт куючы белгечләрнең берсе. Остаз буларак та ул күпләргә таныш һәм хөр-мәтле белгеч. Әле кичә ге-нә институт һәм техникум тәмамлап кайтучы егет-ләргә дә беренче булып ярдәм кулын ул суза.  Әнә, бүген аның кул астында агроном-орлыкчы булып эшләүче авылдашы Илдар Кәримов та әлеге һөнәрне Наил Ади улы киңәшен тотып сайлавына һич кенә дә үкенми.
- Тыйнак, ярдәмчел белгеч белән безгә дә, механизаторларга да эшләргә җи-ңел һәм күңелле. Һәр технологик процессны аның белән киңәшләшеп башкарабыз”, - ди ул.
Эштә генә түгел, Иске Тинчәле авылы халкына да үрнәк Азизовлар гаиләсе. Наил белән Зөһрә өч ир бала тәрбияләп үстерде-ләр, икесенә югары белем бирделәр. Олысы Илнур әтисе юлыннан китте, Пит-рәч районының “Майский” совхозында агроном, икенчесе Илнар әлеге районда укытучы булып эшлиләр. Төпчекләре  Илмир авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетында 4нче курста укый. Җәйге каникул вакытында туган авылы кырларында  комбайнга утырып игеннәрне суктыруда катнаша. Агрофирмада бөртекле-кузаклы культураларның уңы-шын югалтуларсыз җыеп алынуын баш агроном үз контролендә тотты. Елына күрә   уңыш әйбәт –  гектарыннан уртача 22 центнер чыкты. Көзге кыр эшләреннән бушаган агрегатларны төрле үсемлек калдыкларыннан чистартып саклауга да куйдылар. Кукуруз культурасының уңы-шы да күпләрдә соклану тудыра. Былтыр 2300 гектарда игелсә, быел чәчү мәйданын 800 гектарга киметкәннәр. Җәмгыятьтә көзге уҗым культураларын чәчүгә быел да игътибар бирелде. Алар матур тишелде.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International