Буада хатын-кыз автомобильчеләр арасында «Автоледи-2024» республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы узды. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Конкурста 8 автоледи катнаша. Алар барысы да шәхси машиналарда ярыштылар. Конкурс ике этапта үткәрелде: компьютерда автоледилар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, ә автодромда автомобиль йөртү осталыгын.
Конкурс йомгаклары буенча «Автоледи-2024» титулына Гүзәлия Вилданова ия булды. Аңа безнең район данын Казандагы Республика конкурсында якларга туры киләчәк. Икенче урынны Ләйсән Яруллина, өченче урынны Гөлзада Садриева яулады.
Җиңүчеләргә кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чара юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә һәм машина йөртү культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән, бу «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты максатларына туры килә.