2024 елның 16 июленнән 22 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак, кайбер көнбатыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Явым-төшемсез.
Төньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +14..+17˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +27..+30˚.