2024 елның 17 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 16 июле, сишәмбе

2024 елның 16-22 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычлыгы югары (4 класс) сакланачак, аерым көнбатыш районнарда урманнарның янгын куркынычлыгы көтелә (5 класс).

Казан буенча:

Алмашучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил төньяк- көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә, көндез урыны белән 13 м/с га кадәр җитәргә мөмкин.

Минималь температура төнлә +15..+17˚. 

Максималь температура  көндез +28..+30˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Алмашучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил төньяк- көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә, көндез урыны белән 13 м/с га кадәр җитәргә мөмкин.

Минималь температура төнлә +12..+17˚. 

Максималь температура  көндез +22..+30˚.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International