20 июль төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с ка көчәюе (Казан шәһәрендә дә).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Алмашынучан болыт.
Төнлә явым-төшем юк.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяктан 4-9 м/с, көндез урыны белән 14 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+19˚.
Көндез максималь температура +24..+28˚.
16 июльдән 22 июльгә кадәр республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс), кайбер көнбатыш районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.