2024 елның 24 июлендә көннең икенче яртысында һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с (Казан шәһәрендә 15-18 м/с) булыр дип көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Алмашынучан болыт. Төнлә явым-төшем юк.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю белән - 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+14˚.
Көндез максималь температура +22..+25˚.