2024 елның 25 июлендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектәге көчле җил, локаль рәвештә боз явуы көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җилдә Сезне урамда булсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч
6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка егылып төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр вакытында машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар барлыкка килергә мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшенле яңгыр көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.