Югары Лашчыда Авыл көне узды

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Буа  авылларында яшәүчеләрнең бер күркәм традициясе бар — авыл бәйрәмен үткәрү. Мондый бәйрәмнәр-ул һәрвакыт күп хис-кичерешләр, яхшы кәеф, күңел ачу һәм сыйлану. Якташларыбызга бигрәк тә җәй  вакытында, күрешү, аралашу, игелекле эшләр эшләү форсаты. Авылларда һәрвакыт авылдашларына ярдәм итәргә, мәдәни-массакүләм чаралар оештырырга, авылда яшәүче халыкларның күркәм традицияләрен искә төшерергә әзер кешеләр була. Мәдәни традицияләрне торгызуга Россиядә 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган «Мәдәният» илкүләм  проекты да ярдәм итә.

Дүрт еллык тәнәфестән соң мәчет янындагы мәйданчыкка авыл халкы, кунаклар, әби- бабайларга ялга кайткан оныклар һәм оныкчыклар җыелды.

Бер йорттан бәйрәмгә берьюлы берничә буын вәкилләре китте. Күрше торак пунктлардан да  кунаклар күп иде. Мәйданга җыелганнарны Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, авыл имамы Айдар Бикмиев, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова сәламләде. Иганәчеләргә, бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Ә алар аз түгел - кем әйтмешли, гомуми көч белән тауларны  күчерергә мөмкин.

Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан 50, 45 ел тату  яшәгән гаиләләр дә бүләкләнде. Мәйдан уртасына авылның иң өлкән кешеләрен дә чакырдылар.

Хәзерге вакытта Бөгелмәдә яшәүче шушы авылда туып үскән Ринат Хәсәнов, туганнары Сәйдәш, Иршат белән иганәчелек ярдәменнән тыш, шәхси бүләкләр дә әзерләгән. Ул Ленар Сабиров белән Фирдүс Гыймалетдиновның шәҗәрәләрен төзеде, алар һәрвакыт туган авылларына ярдәм итәләр. Ә Хәйдәр Галиуллин махсус кунак сыйфатында Татарстанның халык артисты ИлСафны чакырды.

Бүләкләүләргә, рәхмәтләргә бай бәйрәм уеннар, дәртле җырлар белән чиратлашып барды. Иң җитезләр, көчлеләр дә күп бүләкләр алды. Самавыр кайнады, зур казанда пылау пеште. Бәйрәм чыннан да бик уңышлы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International