Буада капиталь ремонт төгәлләнеп килә.

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Быел районда күпкатлы тугыз йорт яңартылды.  
– Подрядчылар күпкатлы йортларны төзекләндерү буенча шактый тәҗрибә тупладылар. Хезмәтләре быел да ныклы контрольдә тотылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов җитәкчелегендә ремонт үткәреләсе йортлар ишегалдында шунда яшәүчеләр катнашында даими рәвештә җыелышлар үткәрелеп килде. Килеп туган аңлашылмаучанлыклар уртага салып хәл ителде, - ди “Идарәче компания” җәмгыяте генераль директоры Алексей Павлов. Төзүчеләр хезмәтеннән халык ризамы, юкмы? Бу язмада шуны ачыкларга булдык.
Рөстәм абый, бүген нәрәт нинди?
Шәһәрнең Комсомол урамындагы 1 “А” номерлы 8 квартиралы йортның төзелүенә 40 ел узуга карамастан, бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән. “Стройгарант” җәмгыяте төзүчеләре аны ике айда “яңадан тудырганнар”.
- Йортыбызны төзекләндерү өчен әлеге оешманың беркетелүенә шатланып бетә алмыйбыз. Җитәкчеләре Илдар Гыймадиев та, оста Азат Рәхимҗанов та эш урыныннан китеп тә тормадылар диярлек. Бүген нәрсә эшлик, дип сорап тордылар, - ди йорт буенча өлкән Рөстәм Юнысов. Йорт түбәсе җылытылып профнастил белән ябылган, тышкы яктан ак-зәңгәр төстәге сайдинг белән тышланган. Су, канализация торбалары алыштырылган. Ремонт вакытында халык сусыз өч кенә көн торган – нужасын сизмәгәннәр дә. Подрядчы оешманың үзендә җитештерелгәнгә күрә подъездның беренче каттагы идәненә һәм урам якка баскычлап брусчатка җәелгән. Әлеге төзелеш материалы белән санашып тормаганнар биредә. Подъезд ишеге өстенә куелган, тирәләре бизәкләп эшләнгән поликарбонаттан козырек та бик матур килеп чыккан. Калын пыялалы элеккеге тәрәзәләр пластикка алыштырылгач, подъезд эчләре яктырып киткән. Йортны кабул итү комиссиясен яшәүчеләр, ишегалдында самавырлар, өстәл тулы сый-нигъмәт белән каршы алганнар.
ОДН азайды
Шәһәрнең Жорес урамындагы 114 номерлы йорт чагыштырмача яңарак булса да, төзүчеләр кулын көтеп торган икән. Шифер белән ябылган түбәдән өченче катта яшәүчеләр квартираларына яңгыр сулары үтеп бимазалаган.
- Түбәне җылытып, профнастил белән япканнан соң халык җиңел сулап куйды. Акрынлап җай белән планда каралган эшләр дә башкарылды, - ди йорт буенча өлкән Әлфия Фазлыева.  “Буа МСО”сы җәмгыяте төзүчеләре йорт нигезен ныгытканнар, канализация, су торбаларын алмаштырганнар, ишекләр куйганнар. Ремонтка хәтле 35 квартиралы йортта ОДН өчен түләү зур булганга, Әлфия, шунда яшәүчеләр белән уртак фикергә килеп, салкын су стоякларын да, су санагычларын да алыштырттырган. Нәтиҗәдә ОДН өчен түләү күпкә кимегән. Балалар мәйданчыгы, йорт каршындагы бакча да тәртипкә китерелгән. Гомумән, йорт тирәсе чиста, уңайлы.
Арефьев урамында, 9нчы йортта яшәүчеләр дә түбәдән кар-яңгыр сулары үтү аркасында шактый нужа чиккәннәр.
- Хәзер исә түбәгә түшәлгән профнастил су үткәрмәс, - ди йорт буенча өлкән Гөлүсә Гыйниятова. Йортта канализация торбалары яңартылган, балкон өсләре ябылган, өч подъездга ишекләр куелган.
Күп эшләүчедән сорау да зур
Быел төзекләндерелгән йортларның алтысы “ПМК-6” ЧҖҖ өлешенә туры килә.  
-Ремонт өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 14393 мең сум акча үзләштерелеп бетеп килә. Төзүчеләр, халык ярдәменә таянып, үз бурычларын җиренә җиткереп үтәргә омтылалар, - ди җәмгыятьнең җитештерү-техник бүлеге начальнигы Рамил Гыймранов. Некрасов урамындагы 25 номерлы йортны күргәннән соң төзүчеләрнең кешеләр турында кайгыртуы аңлашыла. 8 квартиралы ике катлы бу торак 1970 елда “123 номерлы ПМК” (бүгенге Гидросервис) мелиораторлары өчен салынган иң беренче йорт. Яшәүчеләр әйтүенчә, 1983 елда су торбаларын үз көчләре белән алмашштырган булганнар. Хәзер чокырга хәтле канализация торбалары яңага алыштырылган, йорт сайдинг белән тышланган, түбәсе ябылган. Пычрак сулар чокырына илтүче торба еш кына тыгылып зур уңайсызлыклар тудырган. Ремонттан соң бу мәсьәлә дә уңай якка хәл ителгән.
- Кайбер эшләр ремонт планына кертелмәгән иде. Шулай булса да, аларны да үтәтәсебез килде. Хатлар яздык. Үтенечебез канәгатьләндерелде. Подрядчылар да тырышты, үзебез дә тик ятмадык, - ди йорт буенча өлкән Надежда Евдокимова. Йортны кабул иткәндә шушы йортта яшәүче ветеран-укытучы Галина Нәҗмиева төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Гагарин урамында 3 номерлы йортта да барлык хезмәт төгәлләнгән. Йорт буенча өлкән Илгиз Хамматов ишегалдындагы бакчаны агач рәшәткә белән әйләндереп алу хәстәре артыннан йөри. Биш ел элек йорт ике контурлы пар казаннары белән җылытыла башлаган. Шуңа күрә төзүчеләр игътибарыннан вентиляция торбаларының төзеклеге дә читтә калмаган. Гарнизов урамында Буа электр челтәрләрендә эшләүчеләр өчен салынган йорт та нык искергән. 1988 елда корылган 9 квартиралы, бер подъездлы торакта эш төгәлләнеп килә.
- Йорт иске булса да, без аны чиста тоттык. Төзекләндерү тәмамланганнан соң да тәртип булачак. Барлык вак-төяк хезмәтләр тәмамланганнан соң гына кабул итү актына имзабызны теркәячәкбез. Подрядчылар артыннан ахырдан чабып йөрергә туры килмәсен иде, - ди йорт буенча өлкән Лариса Мөбарәкшина. Күпкатлы йортларга ремонт ясау белән бергә шул урындагы торак милекчеләре ширкәтләре дә подъездларны буяу, агарту, баскычларны тәртипкә китерү эшләренә керешә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International