Чуаш Аксуы авылы халкы «Россия суы» акциясенә кушылды

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Чуаш Аксуы  авылы яшьләре Лашчы елгасы ярын һәм юл буе территориясен чистарту буенча зур өмә үткәрделәр. 

Клуб мөдире Надежда Жирнова җитәкчелегендә балалар озак вакытлар дәвамында җыелган чүп-чарны: пластик һәм пыяла шешәләрне, пакетларны, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны һәм башка чүпне җыйдылар.

Балалар табигатькә сакчыл карау һәм су ресурсларының чисталыгы турында кайгыртуның мөһимлеген үз үрнәкләре белән күрсәттеләр. Чиста су бит ул - киләчәк буыннарның сәламәтлеге һәм иминлеге нигезе!

«Россия суы» бөтенроссия акциясе Президент инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Бу илдә иң эре волонтерлык экологик проектларының берсе, ул Россиянең барлык төбәкләреннән ун миллионга якын иреклеләрне берләштергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International