2024 елның 2 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 2 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, кыска вакытлы җил көчәя - 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с).

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, төнлә урыны белән.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан -6-11м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю -15-18 м/с ка кадәр җитә. 

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16˚.

Көндез максималь температура +20..+22˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Аязучан болытлы һава.

Кечкенә һәм уртача яңгыр, төнлә урыны белән.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр. 

Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр; яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚.

Көндез максималь температура +19..+22˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International