2024 елның 2 августында кич, 3 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
төнлә томан;
кичен, төнен һәм көндез яшенле яңгыр;
- көндез көчле яңгыр, боз һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе белән секундына 15-20 метрга кадәр җитә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә бераз яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр.
Көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда боз.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, көндез кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+15˚.
Көндез максималь температура +21..+23˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр, яшен, томан.
Көндез кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, көндез кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+15˚.
Көндез максималь температура +22..+25˚.