Буада 2027 елга чүп-чар төяү станцияләре төзеләчәк

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2027 елга калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү буенча яңа комплекслар барлыкка киләчәк. ТР Төзелеш министрлыгы карарының тиешле проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Республикада Зеленодольск, Югары Ослан, Питрәч, Лениногорск, Тукай һәм Алексеевск районнарында калдыкларны эшкәртү комплекслары барлыкка киләчәк.

2026-2027 елларда шулай ук Арча, Буа, Кукмара, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән һәм Чистай районнарында чүп төяү станцияләре төзеләчәк.

Казанда, Мәскәү районында, яңа экотехнопарк төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International