Мариуполь шәһәрендә туган Роман Хайленко узган елның җәендә Буа хәрби комиссариатында контракт төзегән. Махсус хәрби операция башланган вакытта Роман инде ун елга якын Россиядә яшәгән. Ләкин Украина гражданины булып санала.

2024 елның 9 августы, җомга

2024 елның 9 августында кич, 10 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле яңгырлар һәм кыска вакытлы көчәю белән 15-20 м/с тизлектәге җил, яшен, урыны белән боз көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:

энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында авария хәлләре;

зәгыйфь ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләренең җимерелүе, корыган агачларның авуы;

яшеннән саклау белән җиһазландырылмаган объектларга, шул исәптән биналарга һәм кешеләргә атмосфера электры разрядлары белән зарарлану, техноген янгыннар;

төзелеш мәйданчыкларында манара краннары төшү;

җирлекнең түбән участокларын һәм урам-юл челтәрен су басу;

су объектларында һәлакәтләр барлыкка килү.

Шулай ук елга (кече судноларда) һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) булу ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортлар эшен сизелерлек чикләргә мөмкин.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән көчле яңгырлар; кайбер районнарда коеп яуган яңгырлар. Урыны белән яшен, боз.

Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчеп 6-11, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16˚.

Көндез максималь температура +20..+22˚.

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән көчле яңгырлар; кайбер районнарда коеп яуган яңгырлар. Урыны белән яшен, боз.

Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчеп 6-11, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+17˚.

Көндез максималь температура +19..+24˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International