Буада физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 10 августы, шимбә

Һава шартлары аркасында тантаналы чараны "Импульс" спорткомплексында уздырырга туры килде.

 

Бәйрәмдә катнашучылар спорт уеннарында ярыштылар: капчык киеп йөгерү, аркан тартышу һ.б. Иң актив гаилә - Айрат һәм Аня Җәлалдиновлар гаиләсе билгеләп үтелде.

Бәйрәм шәһәр һәм район тренерларын, спортчыларын ведомство бүләкләре белән бүләкләү белән дәвам итте. Шулай ук юбиляр Вашурин Валентин Дмитриевич  кыйммәтле бүләккә лаек булды, ул үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте һәм 35 ел Буа шәһәрендә (2 нче лицей) физик культура һәм спорт укытучысы булып эшләгән.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел спорт белән күбрәк кеше шөгыльләнә башлый. Моңа «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру да ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә спорт объектлары торган саен күбрәк төзелә.

Барлык катнашучыларны физкультурачылар көне белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International