«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында 8 августтан 9 августка кадәр Татарстанда «Авылда яшьләр эшмәкәрлеге акселераторы» проектының беренче этабы узды.
Буа эшкуары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Буа муниципаль районында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Алмаз Галиев яңа проектның актив катнашучысы булды.
Спикер булып сертификацияләнгән бизнес-тренер, БДБ илләре өчен «Бизнес акселерациясе» программасы авторы Наталья Никитина чыгыш ясады. Ул программада катнашучыларга урыннарда үз эшләрен үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде, агросәнәгать комплексы өлкәсендә яшьләрнең проектлары һәм инициативалары белән эшләү өчен инструменталь карта әзерләүдә булышты.
Көндезге укудан соң 22 августта онлайн-курс узачак. 7 сентябрьдә яшь эшмәкәрләр катнашында open-space market йомгаклау чарасы булачак.
Чараны оештыручы - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы. Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.