2024 елның 13 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Вакыт-вакыт яңгыр ява.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 метр тизлектә, көндез көче секундына 15 метрга кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+14˚.

Көндез максималь температура +17..+19˚.

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән көчле яңгыр.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 15-17 м/с кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+15˚.

Көндез максималь температура +17..+20˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International