Буада яшәүче хатын-кыз 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 16 августы, җомга

Буада яшәүче Фәхретдинова Сания 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Авыр сугыш елларында ул, яшьтәшләренең күбесе кебек үк, күптән көтелгән җиңүне якынайтып, тылда армый-талмый хезмәт итә. Аның хезмәт юлы тыныч вакытта да дәвам итә — Кыят терлек азыгы совхозында һәм «Сельхозтехника» предприятиесендә эшли.

Күркәм традиция буенча тыл хезмәтчесен район вәкилләре котлады. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин юбилярны мөһим дата белән тәбрикләде һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Сания Насыйбулла кызына туганнары һәм якыннары да нык сәламәтлек телиләр.

Котлауларга кушылабыз һәм Сания Насыйбулла кызына көн саен тынычлык һәм шатлыклар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International