«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Буаның «Гармония» үзәгендә социаль эш буенча белгеч «тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе»технологиясе буенча дәресләр үткәрә.
Дәресләрнең максаты- аз хәрәкәтләнүче кешеләрне һәм инвалидларны карарга өйрәтү.
Укыту дәресләре үткәргәндә тернәкләндерүнең техник чаралары кулланыла. Чираттагы шәхси дәрестә белгеч яткан авыруның тормыш иптәшен тән тишелүгә каршы накладкалар һәм хәрәкәт итү өчен ярдәмче билбау белән таныштырды.
Тән тишелүгә каршы накладкалар - тубык өлкәсендә пациентның аягы тирәсендә беркетелә торган җайланма. Шулай итеп, авыруның үкчәләре каты өслек белән контактны булдырмый.
Аз хәрәкәтләнүче авыру кешеләрне күчерү өчен билбау пациентны уңайлы һәм куркынычсыз күчерергә ярдәм итә. Хәрәкәт итү өчен уңайлы билбау авыруны караваттан креслога күчерү өчен бик җайлы.
Шулай итеп, тернәкләндерүнең техник чаралары өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карауны шактый җиңеләйтә, мобильлекне арттыра.