Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр кала. Автотранспортның яңа уку елында кулланылышка әзерлеген тикшерү максатында Буада барлык мәктәп автобусларының техник торышы тикшерелде.
2018 елдан мәктәп маршрутында Таһир Мостафин эшли. Ул иң ерак участокларның берсендә эшли, балаларны Янтуган мәктәбенә җыя, шуңа күрә эшкә бик иртә килә. иртәнге сәгать 5тә үк.
- Минем участок-Вольнистан, Янтуган авыллары. Шуңа күрә иртәнге сәгать 5тә мин эштә инде, техниканы тикшерәм һәм балалар артыннан чыгам. Балалар бик әйбәт, тәрбияле. Һәр иртәне мәктәпкә алып киләм, - ди Таһир абый.
Мәктәп автобусларының техник торышы нинди соң, аларда ГЛОНАСС приборлары, куркынычсызлык каешлары, аптечкалар, янгын сүндергечләр бармы, тышкы яктылык приборлары эшлиме? Боларның барысын да гадәттәгечә составына ЮХИДИ, Прокуратура, Мәгариф идарәсе һәм Буа районы Башкарма комитеты вәкилләре кергән комиссия тикшерде.
Балаларны мәгариф учреждениеләренә илтүче барлык 20 автобус мәйданчыкта тезелгән. Мәктәп маршрутлары буенча 19 автобус йөртә, тагын 1се резерв булып тора.
Хезмәткәрләр барлык транспорт чараларының техник торышын, фараларның һәм стоп-сигналларның эшли алуын, янгын сүндергечләрнең яраклылык срокларын һәм башкаларны тикшерделәр. Укучыларны имин йөртүне оештыру һәм кирәкле документлар булу мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитди кисәтүләр ачыкланмаган. Барлык автобуслар да кирәкле таләпләргә туры килә.