«Экология» илкүләм проекты кысаларында уза торган «Россия суы» масштаблы волонтерлык акциясе кысаларында Буа шәһәре лицей-интернатының 11 класс укучылары класс җитәкчеләре белән бергә Зөя елгасы ярын чүп-чардан чистарту өчен өмәгә чыктылар.
Балалар, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуларын күрсәтеп, чүп-чар җыйдылар. Акция хезмәттәшлек һәм җаваплылык рухында узды, елгаларыбызның һәм табигатебезнең чисталыгын саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Укучыларга һәм укытучыларга экологик акциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! Безнең Зөя һәрвакыт чиста һәм матур булсын!