Буалылар кабат Еланьда солдатлар янында

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Районыбыз егетләре армия  хезмәте үтүче хәрби частьлар белән хезмәттәшлек итү һәм шефлык ярдәме күрсәтү матур традициягә әверелде. Үткән атнада район җитәкчелегеннән, хәрби комиссариат вәкилләреннән, әти-әниләрдән, үзешчәннәрдән, район мәдәният йортының иң оста җырчыларыннан торган делегация Свердловск өлкәсендә урнашкан үзәк хәрби округның  III дәрәҗә Суворов орденлы 473нче округ уку-укыту үзәгенә юл алды.
Безне көткәннәр
Свердловск өлкәсенең Камышлово районы Елань бистәсе бездән 1450 километр ераклыкта урнашкан. Автобуста сөйләшеп бара-бара әлеге араны үткәнне сизми дә калдык.
Кунакларны часть командиры,   полковник Владимир Луговой, штаб начальнигы якташыбыз Сарман районы егете полковник Әнвәр Галимуллин, командирның тәрбия эшләре буенча урынбасары подполковник Евгений Бровко каршы алды. Безнең килүебезне биредә көткәннәр. Бигрәк тә  монда хезмәт итүче районыбыз егетләре.
 Тәртип үзәк контроль тикшерү пунктындагы капкадан ук башлана. Узган ел барганда капка төбен себереп йөрүче солдатларны очратсак, быел бу хезмәтне “гражданка”дагы, дөресрәге, территория белән  янәшә торучы кешеләр башкара. Часть командалыгы курсантларны төрле хәрби һөнәрләргә өйрәтүгә күбрәк игътибар бирә. “Учебка”да 3500дән артык курсант төрле хәрби һөнәрләрне үзләштереп, һәр 4-5 узган саен төрле төбәкләрдәге  частьларга  озатыла. Кайнар нокталарга  алар җибәрелми.  Татарстаннан 130 егет, ә безнең  районнан алтау хезмәт куя. Беренче очрашуда ук часть командованиесе безнең егетләрнең югары  әзерлектә килүләрен, физик һәм психологик яктан нык булуларын билгеләп  үтте.
Әнә, кече сержантлар Никита Поповны, Рафаэль Газизуллинны һәм Ранил Сафинны гына алыйк. Алар өчесе дә күпләргә үрнәк булып торалар, бүлек белән җитәкчелек итәләр. Марат Баһаветдинов, Вадим Нестеров һәм Денис Петров та үзләре укыган ветеринария  техникумы коллективы йөзенә кызыллык китермичә, командирларының  боерыкларын җиренә  җиткереп үтиләр.
Балаларыбыз ышанычлы кулларда
Безне солдатларның тору, ашау, ял итү, уңайлы шартларда хезмәт итүләре аеруча кызыксындырды. Курсантлар барлык уңайлыклары тудырылган казармаларда яшиләр. Биналар барысы да заманча. Душ, автомат кер юу машиналары аерым бүлмәләрдә урнаштырылган.  Бүлмәләр җылы, чиста, диварларга төсле телевизорлар беркетелгән. Ял итү, әзерлек дәресләре алып бару бүлмәләре дә шунда урнашкан. Һәр катта офицер кизү тора. Солдатлар белән психологлар да шөгыльләнә. Элемтә аша даими хәбәрләшеп тору мөмкинлеге дә тудырылган. Өстәлдә төрле телефон операторлары, сим карталары белән кесә телефоннары тора.  Шунда ук часть командирларының да телефон номерлары язып куелган. Частьта барысы да тәртиптә булгач, баш начальникка шалтыратучылар әлегә кадәр булмаган. Аны махсус журналдан карап белдек.
Туклану өч ашханәдә оештырылган.  Ашны солдатлар үзләре түгел, ялланып эшләүчеләр пешерә. Курсантлар ашханәгә “нәрәткә” дә йөрми. Ашап-эчкәннән соң буш савытларны  юу урыннарына илтеп кенә куялар. Менюда нәрсә генә юк.  Ит ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, атланмай, йомырка, сөт, сөт продуктлары, сыр, икмәкнең берничә төре бар. Аш та төрләндерелеп пешерелә.
Теоретик  белемнәрне үзләштерү өчен заманча корпуслар булдырылган. Гамәли дәресләр курсантның нинди һөнәр үзләштерүенә карап, махсус билгеләнгән урыннарда үткәрелә. Часть командирының үз вазифасын бөтен күңелен биреп башкаруы һәм урынбасарларыннан да шуны таләп итүе  аеруча күзгә ташлана.  Үзәкнең  матди-техник базасы нык булуы, офицерларның һәр солдатның язмышы турында “әтиләр”чә кайгыртуы күңелләрне сөендерде.
Бүләкләргә, җылы сүзгә һәркем шат
Иң  күңеллесе “учебка”ның мәдәният йортында булды. Район җитәкчелеге бу юлы да буш кул белән килмәгән иде. Частька телевизор һәм спутник антенна, катнашучыларга җәйге Универсиада символикасы төшерелгән медальләр, футбол, волейбол һәм баскетбол туплары, буалы егетләргә төрле тәм-томнар тутырылган азык-төлек  пакетлары, ә калган Татарстан егетләренә чәкчәкләр бүләк иттеләр. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин солдатларга җылы теләкләрен ирештереп яхшы хезмәт итүләрен телиделәр. Әти-әниләр исеменнән Светлана Попова чиксез рәхмәтләрен белдереп болай диде:
- Улыбыз Никита белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Аның шундый уңайлы шартларда хезмәт итүенә, командирларының үз вазифаларына җаваплы карауларына сөендек. Әлеге чараны оештыручы район җитәкчелегенә  чиксез рәхмәтлебез.
Часть командирының да Буадан килгән делегациягә әйтер сүзләре күп булды:
- Хезмәттәшләрем белән еш кына соңгы  вакытта хәрби хезмәткә  чакырылучыларның әзерлеге  югары булуы  турында, Татарстан егетләренең башкалардан күпкә аерылып торуы турында сөйләшәбез. Уку вакытлары тәмамлангач та күпчелеген  үзебездә калдырырга тырышабыз. Андый егетләр безгә дә бик кирәк, - диде ул. Буа муниципаль районы җитәкчелегенә үз чакырылучылары турында даими кайгыртып, алар хезмәте белән кызыксынып торуы һәм бу чарага оешканлык белән килүләре өчен чиксез рәхмәтен белдерде. Залда утыручылар җырчылар Илсөяр Кузьмина, Виктор Моисеев, Рамилә Мөхәммәтҗанова, Линар Салихов, Наталья Романова, Оксана Алексеева башкаруындагы җырларны, нәфис сүз остасы һәм алып баручы Рөстәм Әхмәдуллин чыгышын зур игътибар белән тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International