Сугыш ветераннары исемнәре электрон китапка кертеләчәк

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Бу уңайдан Ял үзәгендә киңәшмә уздырылды.
Чарага ТР Министрлар Кабинеты каршындагы координация советы рәисе Марат Бикмуллин да килде.
“Без республиканың һәрбер районында йөреп, Әфган, Чечен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлап чыгарга, аларны исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән электрон китап булдырырга карар кылдык. Идеябызны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Әлеге зур эшне Буа районыннан башларга уйладык. Ноябрь аенда бер айга безнең хезмәткәрләр биредә эшләячәк,- диде башкала кунагы. Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы сугышчы-интернационалчылар советлары рәисләре аңа кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ахырдан барсы да китап яздыру эшләрен туган якны өйрәнү музеенда үткәрергә кирәк, дигән уртак фикер белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International