Буада халыкка Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар турында мәгълүмат бирү эше дәвам итә

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 8 сентябрьдә узачак.

Участок сайлау комиссияләре вәкилләре буклетлар тараталар, аларда сайлаулар, тавыш бирүдә ничек катнашырга мөмкин булуы турында тулы мәгълүмат бар, шул исәптән Интернет, аерым алганда, Дәүләт хезмәтләре порталы аша.

Буа районында 32 427 сайлаучы исәпләнә. 2 территориаль сайлау комиссиясе һәм 62 участок сайлау комиссиясе эшли. Шуларның 15 е шәһәрдә, 47се районның авыл җирлекләрендә урнашкан.

Тавыш бирүдә граждан сайлаучылар исемлегенә кертелгән яшәү урыны буенча сайлау участогында катнашырга мөмкин.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә оештырылачак. Сайлау участоклары сәгать иртәнге7 дән кичке 8  гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International