Татарстан Республикасы көнен һәм Буа шәһәре көнен билгеләп үтәргә чакырабыз!

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

 Татарстан Республикасы көнен һәм Буа шәһәре көнен билгеләп үтәргә чакырабыз!🎊

30 август, 18: 00, Үзәк мәйдан

Бу көнне без бергәләп ике мөһим бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез: Татарстан Республикасы көне һәм Буа шәһәре көне. Сезне матур бәйрәм программасы көтә!

 

Чараның программасы:

🕰️ 18:00-21:00

18:00-18:13- Бәйрәмне тантаналы ачу
18:13-18:18- Булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшыру
18:18-18:25- Бүләкләү тантанасы
18:25-18:28- ТР Дәүләт Советы депутатының сәламләве
18:28-18:30- Дәүләт бүләкләрен тапшыру
18:30-18:35- Махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышы
18:35-18:40- Иң яхшы чәчәкләр бизәлешенә йомгак ясау
18:40-21:00- Эстрада артистларының бәйрәм концерты: Гөлнара Тимерҗанова, Даня Ленский, Дарья Леонтьева.

Өстәмә чаралар:

15:00-20:00- Үзәк стадиондагы спорт мәйданчыклары эше (футбол буенча турнир, ГТО, стритбол мәйданчыклары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында велоузыш, гаилә күңелле уеннары) старты)
16:00-21:00- Сәүдә-күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклануы пунктлары эше
17:00-17:45- «НАИКОМ» АГЗС клиентлары арасында бүләкләр уйнату
17:00-19:30- Паркта пленэр.  «Буинская акварель» мольбертлы рәссамнар
17:00-21:00- Чәчәкләрдән эшләнмәләр күргәзмә-конкурсы
17:00-21:00- Буа туган якны өйрәнү музееның «Буа — 244. Кешеләр һәм шәһәр»
18:00-21:00- «Спорт. Иҗат. Сәнгать» түгәрәкләр һәм секцияләр ярминкәсе
18:00-20:00- Шахмат-шашка турниры.

Гаиләгез белән килегез, бәйрәмне безнең белән бергә үткәрегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International