Гражданнарның коллектив мөрәҗәгате буенча Буа шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерү барышында «УК-Буа» ҖЧҖнең Гагарин урамындагы балалар уен мәйданчыгын тиешенчә карап тотмавы ачыкланган. Моннан тыш, идарәче компания йорт яны территорияләрен тиешенчә тотмаган.
Уен мәйданчыгы тиешле техник хәлдә булмаган, аңа хезмәт күрсәтү һәм идарәче компания тарафыннан ремонт үткәрелмәгән.
Мондый хокук бозулар балаларның иминлегенә куркыныч тудыра.
Шәһәр прокуроры карары буенча «УК-Буинск» ҖЧҖ директоры РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе адресына тәкъдимнәр кертелде.
Прокуратура катышканнан соң хокук бозулар бетерелде.