Буа шәһәр прокуратурасы 63 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 нче өлеше «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу).
Ачыкланганча, 2024 елның 30 декабрендә кич белән ир-ат өенә кайтып, тормыш иптәше янында авылдашын күргән. Көнчелеккә бирелеп, явыз ниятле кеше сарайдан чалгысын алып хатынның корсагына суккан. Нәтиҗәдә зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Икенче көнне, кылган эшен аңлап, ир-ат ярдәмгә күршесен чакыра һәм хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр.
Җинаятьче үз гаебен таныды. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.