2024 елның 30 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).

30 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

 

Казан буенча:

Бераз болытлы.Явым - төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+13˚. 

Көндез максималь температура +23..+25˚.

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Бераз болытлы. Явым - төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 4-9, көндез урыны белән тизлеге 13 метрга кадәр җитә. 

Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚.

Көндез максималь температура +22..+25˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International