«Светофорик» экологиягә үз өлешен кертә! 🍀
«Светофорик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм педагоглар «Экология» илкүләм проекты кысаларында су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Балалар, табигатьне саклауга үз өлешләрен кертеп, бик теләп чүп-чарны җыештырдылар.
«Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасын пычрату дәрәҗәсен тамырдан киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклап калуга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.