Татарстан башкаласында, Республика көне уңаеннан, никахны массакүләм теркәү тантанасы узды. «Казан»гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бер үк вакытта 45 пар балдак алышты. 

2024 елның 30 августы, җомга

31 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
 

 

Казан буенча:

Бераз болытлы. Явым - төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 3-8 м/с. 

Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+11˚.

Көндез максималь температура +22..+24˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Бераз болытлы.

Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 13 метрга кадәр җитә. 

Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚.

Көндез максималь температура +22..+25˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International