Буа районыннан Денис һәм Рамилә Николаевлар Республика көнендә никахларын теркәгәннәр💍

2024 елның 30 августы, җомга

Татарстан башкаласында, Республика көне уңаеннан, никахны массакүләм теркәү тантанасы узды. «Казан»гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бер үк вакытта 45 пар балдак алышты. 

Бәйрәм чарасын ТР Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваның котлаулары бизәде. Үзенең чыгышында Фазлыева яшь гаиләләргә бәхет теләде һәм өч елдан соң очрашырга, гаилә тормышы тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм, бәлки, үз балалары турында сөйләргә тәкъдим итте. 

Ул шулай ук гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассызыклады һәм яшь хатыннарны үз ирләренең кадерен белергә өндәде, чөнки алар гаилә терәге булып торалар.

Бу үзенчәлекле көн мәхәббәт бәйрәменә генә түгел, ә Татарстанда Гаилә кыйммәтләренең ныклыгы һәм тотрыклылыгы символына да әверелде. Яшьләргә уңышларга, иминлеккә, муллыкка  алып баручы уртак бәхетле юл телибез.

«Демография»  илкүләм проектының максатларыннан берсе-безнең илдә туучылар санын арттыру. Моның өчен яшь парларга гаилә корырга кирәк, аның тууы  ГХАТ органнарында башлана. Һәр ныклы гаиләнең тарихы никахны теркәүдән башлана бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International