Буада диспансерлаштыру тулы әзерлек белән бара

2013 елның 18 октябре, җомга
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә министр Адел Вафин агымдагы елда диспансерлаштыру үтәргә тиешле олы кешеләрнең бүгенге көнгә өчтән бере тирәсе генә каралуына канәгатьсезлек белдерде. Дәваханәләр баш табибларын ел ахырына кадәр планда каралган бар халыкны колачлау өчен бөтен мөмкинлекне файдаланырга кушты.
Район буенча барлыгы 8 мең кешене диспансерлаштыру таләп ителә. Әлегә 4 мең тирәсе генә тикшерелгән. Графикка сыешу өчен коры исәп бе-лән генә дә атнасына 250 буалы каралырга тиеш. Үзәк дәваханәдә бу уңайдан барысы да тәртиптә – аны үткәрүгә барлык шарт-лар тудырылган, тикшерелүчеләр авыру сәбәпле килүчеләр белән очрашмасын өчен поликлиникада аерым маршрут булдырылган, диагностик тикше-рү өчен кирәк җиһазлар, лаборатор диагностикалау өчен реактивлар бар, белгечләр җитәрлек. Күп диагностик чаралар үткәрелүче һәм башкаларга юллама бирүче диспансерлаштыру кабинеты ачык. Бүгенге көнгә нигездә авыл халкы белән эшлиләр. Кирәкле тикшерүләрнең кайберләрен урындагы фельдшерлар үткәрә, анда шулай ук үзәк дәваханәнең участок табиблары да бара. Ә ме-нә маммография кебек тикшерүләр өчен  дәваха-нәгә автобус белән алып киләләр. Район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Наилә Гыймадиева әйтүенчә, акрынлык иң элек халыкның үзенә бәй-ле. Җыеп әйткәндә, сәламәтлекләренә карата битарафлыкка. Күпчелеген фельдшерлык-акушерлык пунктына китерү өчен чын мәгънәсендә ялынырга ки-рәк. Ә бит барысы да хроник инфекцияле булмаган авыруларның, бигрәк тә кан әйләнеше системасындагы (шул исәптән йөрәк-нең ишемик авыруын, цереброваскуляр чирләрне), яман шешләрне, шикәр авыруын, хроник үпкә авыруларын иртә срокта ачыклап, аны дәвалау нәтиҗәлелеген бермә-бер арттыруга юнәлтелгән. Әлеге чирләр халыкның инвалидлык алу һәм вакытыннан алда үлем сәбәпләре булып торалар. Тикшерү үтү-челәр арасында 42 хатын-кызда күкрәк яман шешенә шик туды, 3сендә расланды инде, 50 ир-атта күкәй бизе рагы ихтималы әлегә 2сендә расланды. 8 кеше-дә шикәр чире табылды.  Медицина хезмәткәрләре шулай ук әлеге авырулар үсешенең төп факторларын: югары кан басымын, канда холестерин һәм ши-кәр күләме артуны, артык симерүне, дөрес туклан-мауны, түбән физик активлыкны, шулай ук тәмәке тарту һәм алкогольне күп куллану кебек начар гадәт-ләрне дә күз уңыннан ычкындырмаячаклар. Тикшерү бер этап белән генә төгәлләнмәячәк. Теге якибу диагноз куелганнан соң медицина белгечләре тарафыннан тирәнәйтелгән профилактик консультация биреләчәк һәм диагностикалауның заманча чараларын кулланып киңәйтелгән  лаборатор-инструменталь тикшерү үткәреләчәк. Һәр авыру буенча амбулатор дәвалау билгеләнәчәк.
ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының Буа шә-һәрендәге филиалы директоры Илсур Гарипов бар кешене мондый мөм-кинлектән файдаланырга чакыра. Беренчедән, һәр-кем сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш булса, икенчедән, диспансерлаштыру  халык өчен тулысынча түләүсез. Әлеге процедура 2013 елда һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга тү-ләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантиясе программалары кысаларында мәҗбүри медицина иминиятләштерү  средстволары хисабына үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International