“Эшем изге дә, мактаулы да”

2013 елның 18 октябре, җомга
Иске Суыксу авылында яшәүче Илсөяр Җамалетдинова моннан ун ел элек социаль хезмәткәр һөнәрен сайлаганга үзе дә, бигрәк тә ул караган әбиләр дә сөенеп туя алмыйлар.
Без дә күптән түгел бу шатлыкны уртаклашып кайттык. Авылның Тукай урамында яшәүче Гөлҗиһан апа Сәфәрова өенең бусагасын атлауга, борынга тәмле аш исләре килеп бә-релде. Бергәләшеп, чөкердәшеп пылау пешереп ятулары икән. Түрдәге өстәл сый-нигъмәтләр белән тулган, шул арада чәйнек тә кайнап чыкты.
– Яшем сиксәнгә җитеп ки-лә. Ике тапкыр инфаркт кичердем. Авыр күтәрергә, аска иелеп эшләргә ярамый. Балаларым барысы да читтә яшиләр. Алар миңа социаль хезмәткәр алырга киңәш иттеләр дә инде. Шуннан соң район социаль яклау бүлегеннән “Миңа Илсөярне беркетегез” дип сорадым. Чөнки аның яхшылыгы, уңганлыгы бөтен авылга таралган,- дип сөйләде безгә Гөлҗиһан апа.
Хезмәткәрнең җитезлеге, уңганлыгы хезмәтеннән күренә: өй эче ялт иткән, ашарга пешкән, әбинең өсте-башы чиста-пөхтә, ишегалдындагы мунча  морҗасыннан төтен чыга. Әле шул арада медпунктка барып, дарулар, кибет-тән азык-төлек, йорт кирәк-яраклары да алып кайтырга өлгергән.
– Бүгенге көндә алты әби карыйм. Кечкенәдән әби белән үскәнгәме, мин бу эшнең бер авырлыгын да сизмим. Киресенчә, аларны күреп сөйләшкәч, балачагым искә төшә. Кайчакта әбием сүзләрен кабатлыйлар кебек тоела. Алар биргән киңәшләрне ике кызыма да җиткерәм.
Минем эшем изге дә, мактаулы да. Нужалы, ярдәм көтеп тилмереп утыручы өлкәннәрдән күпме яхшы сүзләр ишетәм. Елый-елый теләк телиләр, догалар укыйлар. Шул вакытларда аруларым да юкка чыга, - ди Илсөяр.
Көндез уңган хезмәткәр һәрбер әбинең хәлен үзе белсә, кичен тегеләре аңа шалтыраталар икән. Ил-сөяр, һәрвакыттагыча, тәм-ле сүзен жәлләми. Кемнең нинди дога укуын, сөйлә-шергә яраткан темасын истә тотып, әңгәмәне шул якка “алып кереп китә”. Хәлләре авырайса, теләсә кайсы вакытта бөтен эшен ташлап, ярдәмгә йөгерә.
Гомумән, аңа беркем дә өйрәтмәгән хезмәт серенә үзенчә төшенеп, үзе дә бә-хетле булып, аны башкаларга да өләшеп яши ул. Аның фикеренчә, моның өчен күп кирәкми. Бары тик кешеләрне ярату, өлкән-нәрне хөрмәт итү, кайгыртулы мөнәсәбәтеңне кызганмау да җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International