Татарстанда кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә электрон гаризалар саны артты

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестрына кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү процедурасына электрон рәвештә 13 меңнән артык гариза кергән. Процент нисбәтендә үсеш 42 % тәшкил итте. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында онлайн гаризалар 9,3 мең тирәсе булган.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар бер үк вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куя һәм аңа хокукларын терки ала. Шул ук вакытта көнкүреш күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү вакыты нибары 3 эш көне тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International