Бу хакта ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр ителде. Әйтик, «24 сәгать эчендә ипотека» проекты кысаларында электрон мөрәҗәгатьләр кергәндә тәүлек дәвамында эшләрнең 97% ы карала, кисәтүләр булмаса – тулы цикл 3-5 сәгать тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан «24 сәгать эчендә ипотека» проекты буенча 25,3 меңнән артык гариза кергән.
Шулай ук татарстанлыларда иң кирәкле электрон хезмәтләр дә аталды. Ведомство мәгълүматлары буенча, электрон теркәлүдә иң зур өлешне – 90% һәм аннан да күбрәкне - өлешле төзелештә катнашу килешүләрен теркәү тәшкил итә. Күпчелек очракта йорт салучылар документларны электрон рәвештә генә тапшыра. 2024 елның 8 аенда Татарстан Росреестрына 13,4 мең өлешле төзелештә катнашу килешүләр кергән, шуларның 11,8 меңе – электрон рәвештә. Татарстан төзүче компанияләре үз бизнес-процессларын цифрлаштырырга зур мотивациягә ия һәм документларны электрон юл белән тапшыруны тулысынча хуплый, дип хәбәр иттеләр ведомствода. Алдагы өлешле төзелештә катнашу килешүләрене электрон рәвештә теркәүгә бирелгән гаризалар һәм документлар 3 эш көне дәвамында теркәлә. Беренче өлешле төзелештә катнашу килешүләрен теркәү сроклары элеккечә калды-7 көн. Гомумән алганда, Татарстан Росреестрында электрон хезмәтләрнең гомуми өлеше 60% ка якын тәшкил итә.