2024 елның 18 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

18 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез.

Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+11 градус, түбән урыннарда +6..+8˚.

Көндез максималь температура +22..+24˚.

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+11˚.

Көндез максималь температура +22..+25˚.

2024 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International